ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Буа шәһәренең Гагарин урамында төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланган. Пычранган участокның мәйданы 357 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 113 куб. м.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында мониторин барышында Җиңү Проспекты урамындагы 57 нче номерлы йорт янындагы кар өемен ачыкладылар.


17
февраль, 2023 ел
җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Ильинка авылы янындагы басуда лицензиясез ком чыгару фактын теркәгән. Җир кишәрлегендә махсус техника-төягечләр һәм экскаваторлар эшләгән.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәренең Исхакый урамындагы контейнер мәйданчыгының чүп-чардан җыештырылмавы ачыкланды. Территорияне чүпләүнең гомуми мәйданы 50 кв.м тәшкил иткән.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Идел буе районына барды. Шәһәр халкы дренаж канавында күбек барлыкка килү очрагы турында хәбәр иткән.

 


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында Чаллы предприятиесендә берничә хокук бозу фактын ачыклый.


18
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы халкыннан шикаять килә.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш районында экология мониторингы үткәрү барышында, «Коммунсервис» муниципаль унитар предприятиесендә берничә хокук бозу очрагын ачыклый.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания чистарту корылмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган. 


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлеге территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыкларга тап булганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International