Экологлар Казанның Идел буе районындагы дренаж канавында күбек барлыкка килү очрагы турындагы мәгълүматны тикшерде

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Идел буе районына барды. Шәһәр халкы дренаж канавында күбек барлыкка килү очрагы турында хәбәр иткән.

Территориягә экология тикшерүе ясаганда, дренаж канавында күбек булу факты раслана. Аның каян барлыкка килүе әлегә ачыкланмаган. Әлеге урыннан анализ ясау өчен агынты су пробалары алынган.

Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты адресына яңгыр сулары һәм канализация челтәрләренең баланста тотылуы турында гариза җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International