Казан шәһәренең Совет районында экологлар кар чүплеген ачыкладылар

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында мониторин барышында Җиңү Проспекты урамындагы 57 нче номерлы йорт янындагы кар өемен ачыкладылар.

Пычратылган территориянең гомуми мәйданы-320 кв. м, Күләме – 256 куб. м.. Шулай ук лаборатория белгечләре кар  үрнәкләрен алды. Биотестлаштыру нәтиҗәләре буенча куркынычлыкның 5 классы  билгеләнгән, сайлап алынган пробаларда хлорид, нефть продуктлары, тимер, сульфатлар, хлорид, нитратларның аз гына артып китүе ачыкланган.

Казан шәһәренең Совет районы администрациясенә кар чүплеген бетерү буенча чаралар күрү өчен кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International