Буада төзелеш калдыклары чүплеге табылган

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Буа шәһәренең Гагарин урамында төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланган. Пычранган участокның мәйданы 357 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 113 куб. м.

Буа шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International