Чаллыда йортлар янында сыеклык агызу факты буенча административ тикшерү эше кузгатыла

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы халкыннан шикаять килә. Алар Мәләкәс аръягы микрорайонында «КамАЗ» йөк машинасыннан билгесез затларның кискен химик исле аңлаешсыз сыеклык агызуы турында хәбәр итә. Инспекторлар административ тикшерү эше кузгата, аның кысаларында урынга чыга. Хокук бозу факты раслана. Күчмә экология лабораториясе ярдәмендә атмосфера һавасы һәм пычранган кар пробалары алына. Инспекторлар сыеклыкның агу мәйданын теркәп, йөк автомобиленең милекчесен билгеләү өчен, ЮХИДИгә хәбәр җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International