Актаныш районының бер предприятиесенә табигатьне саклау законнарын бозган өчен 210 мең сумлык штраф яный

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш районында экология мониторингы үткәрү барышында, «Коммунсервис» муниципаль унитар предприятиесендә берничә хокук бозу очрагын ачыклый. Анда инешкә юынты суларны агызганда рөхсәт ителә торган концентрация нормативларының артуы ачыклана, су саклау корылмаларыннан һәм җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләре бозылганлыгы, моннан тыш, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую өчен гариза бирүнең үз вакытында башкарылмавы билгеле була. Ягъни әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган юридик зат исәптә тормый һәм аңа куркынычлык классы бирелмәгән булуы ачыклана. Бу «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Федераль законның 69.2 статьясын бозу дип санала. Хәзерге вакытта гаепле затка карата «Су алганда һәм су объектларына агып төшкән суларны агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.44 статьясындагы 1 бүлеге, «Су хуҗалыгы яки су саклау корылмаларыннан һәм җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.15 статьясы, «Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куюга гариза бирү бурычларын үтәмәү яки вакытында үтәмәү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 статьясы буенча «Экология күзәтчелеге» программасы комплексын кулланып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә. Шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелә. Предприятиегә барлыгы 210 мең сумлык штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International