ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

13нче апрельдә Сочида III Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы кысаларында Россиядә парник газлары чыгармалары турында оешмаларның мәҗбүри хисап системасын кертүгә әзерлеккә багышланган семинар була. Мероприятие әйләнә-тирә мохитне саклауның икътисадый аспектлары буенча Ведомствоара эш төркеме карары нигезендә, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасы булышлыгы белән уздырыла.

Автошәһәр мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрендә укучылар әйләнә-тирә мохитне үзенчәлекле итеп яраталар. Табигый ресурсларны саклауга битараф булмаган мөнәсәбәтләрен алар иҗади чыгышлар аша күрсәтте. Әйләнә-тирә мохиткә багышланган сәнгать композицияләре “КамАЗ” мәдәният үзәгендә экологик агитбригадалар конкурсында күрсәтелде. “Яшел” концертта Шүрәле һәм Кикимора, шалкан үстергән Бабай һәм Әби, мәшһүр өч рус баһадиры һәм башка күп кенә кызыклы персонажлар катнашты.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары  “ТР Экологик кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын карадылар, кодексны республика әһәмиятендәге дендрология парклары һәм ботаника бакчалары оештыру тәртибен регламентлый торган маддә белән тулыландырдылар, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында.

Ел саен 22нче мартта Бөтендөнья су көне яки Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларының хәленә һәм аларны торгызу һәм саклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Экологик бәйрәмне үткәрү идеясе беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1992 елда Рио-де-Жанейрода булган Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү буенча конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International