Бүген Бөтендөнья су ресурслары көне бәйрәм ителә.

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Ел саен 22нче мартта Бөтендөнья су көне яки Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларының хәленә һәм аларны торгызу һәм саклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Экологик бәйрәмне үткәрү идеясе беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1992 елда Рио-де-Жанейрода булган Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү буенча конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.

Су – кешенең томыш эшчәнлегенә йогынты ясый торган иң мөһим факторларның берсе. Икътисадый, социаль үсешнең һәм кеше үсешенең һәр өлкәсендә су ресурсларының гаять зур әһәмияте бар. Су көчкә һәм энергиягә ия. Җир өслегенең 70% су белән капланган булуга карамастан, планетадагы барлык су ресурслары күләменең бары тик 1 проценты гына эчәргә яраклы. Татарстан Республикасы су ресурсларына бай. Республиканың елгалар челтәрендә гомуми озынлыгы 21 457 км булган 9965 елга бар. Иң зур елгалар – Идел һәм Чулман. Регион территориясендә гомуми мәйданы  4380 мең кв.км булган 6600 күл һәм ясалма сулык бар (күллелек 6,45 %). Федераль округ регионнары арасында Татарстан күлләрнең һәм ясалма сулыкларның (иң зурлары – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары) гомуми мәйданы буенча беренче урында һәм күллелек буенча өченче урында тора.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International