Сочида парник газлары чыгармалары мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

13нче апрельдә Сочида III Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы кысаларында Россиядә парник газлары чыгармалары турында оешмаларның мәҗбүри хисап системасын кертүгә әзерлеккә багышланган семинар була. Мероприятие әйләнә-тирә мохитне саклауның икътисадый аспектлары буенча Ведомствоара эш төркеме карары нигезендә, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасы булышлыгы белән уздырыла.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • парник газлары чыгармаларын җайга салу өлкәсендә Россия законнары үсеше;
  • Россия Табигать министрлыгының 2015 елның 30 июнендәге №300 боерыгы белән расланган методик күрсәтмәләрне һәм җитәкчелекне куллану;
  • парник газлары чыгармалары турында хисапларны әзерләү һәм вәкаләтле органнарга тапшыру тәртибе;
  • турыдан-туры булмаган энергетик парник газлары чыгармаларын микъдари исәпләү өчен методик күрсәтмәләрне куллану;
  • Европа Берлегендә, АКШ, Казахстан һәм башка илләрдәге оешмалар тарафыннан  парник газлары чыгармаларын мониторинглау, хисаплар әзерләү һәм тикшерүне гамәлгә ашыруның халыкара  тәҗрибәсенә күзәтү ясау.

Мероприятиенең төп бурычы – закон таләпләре нигезендә оешмаларда парник газлары чыгармаларын даими исәпләп баруны кертүнең һәм гамәлгә ашыруның гамәли аспектларын карау. Моннан тыш, семинарда катнашучылар парник газлары чыгармаларын мониторинглауны гамәлгә ашыруның халыкара тәҗрибәсе турында фикер алышырга җыеналар.

         Хәзерге вакытта парник газлары чыгармалары турында юридик затларның мәҗбүри хисаплылыгын кертү турында закон проекты эшләнгән һәм Россия Хөкүмәтенә кертелгән. Әлеге закон проектын  2018 елның 1 январеннан үз көченә кертү планлаштырыла.

Туларак мәгълүматны http://kioutlp.ru/ggases/ сайтынннан алырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International