Яр Чаллыда “яшел” концерт булды.

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Автошәһәр мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрендә укучылар әйләнә-тирә мохитне үзенчәлекле итеп яраталар. Табигый ресурсларны саклауга битараф булмаган мөнәсәбәтләрен алар иҗади чыгышлар аша күрсәтте. Әйләнә-тирә мохиткә багышланган сәнгать композицияләре “КамАЗ” мәдәният үзәгендә экологик агитбригадалар конкурсында күрсәтелде. “Яшел” концертта Шүрәле һәм Кикимора, шалкан үстергән Бабай һәм Әби, мәшһүр өч рус баһадиры һәм башка күп кенә кызыклы персонажлар катнашты.

Мероприятиедә почетлы кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре катнашты. Үзләренең чыгышында алар балаларга экологик тәрбия бирүдә иҗади чараларның әһәмиятен билгеләделәр. “Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен балалар интерактив чараларда катнашу барышында яхшырак үзләштерә. Бу юнәлештә күзгә күренми торган “иҗат-аң” бәйләнеше мөһим роль уйный. Бүгенге балалар - иртәгә табигатьтән файдаланучылар. Аларның табигатьтән акыллы яки акылсыз файдаланулары безгә, өлкәннәргә, бәйле”, - дип сөйләде Кама буе ТИ хезмәткәрләре.

Сигез иҗат коллективы арасында иң яхшысы «Скворушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Балалар “яшел” концерт тамашачыларын Шалкан турында әкият белән сөендерделәр. Нечкә юмор, оригиналь чыгышлар, теманы ачу, артистизм жюри әгъзалары күзенннән читтә калмады.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International