Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары “ТР Экологик кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын карадылар, кодексны республика әһәмиятендәге дендрология парклары һәм ботаника бакчалары оештыру тәртибен регламентлый торган маддә белән тулыландырдылар, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында.
Закон проектын Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, “Аеруча саклана торган табигый территорияләр турында” федераль закон яңа маддә белән тулыландырылган, ул дендрология парклары һәм ботаника бакчалары оештыру тәртибен билгели, аның нигезендә федераль әһәмияттәге дендрология парклары һәм ботаника бакчалары РФ Хөкүмәте карары белән оештырыла, региональ әһәмияттәгеләре – РФ субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы карары белән.
Документ беренче һәм өченче укуларда кабул ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте