Экология елы кысаларында Тирән күлдә масштаблы акция узды. Татарстан Халыкара сулыклар чистарту көненә кушылды

2017 елның 3 июне, шимбә

Бүген Тирән күлдә “Халыкара сулыклар чистарту көне” масштаблы экологик акциясе узды. Чара 500гә якын иреклене берләштерде. Акциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сәламләде: “Безнең бурыч – татарстанлыларның, барыннан да элек яшьләрнең игътибарын табигатебезне саклауга юнәлтү. Мондый акцияләр белән республикабызның уникаль табигый байлыкларына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияли алырбыз дип өметләнәбез”, - диде министр һәм җыелган кешеләргә акциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген күлнең яр полосасын һәм аның төбен чүптән чистарттылар, мәгълүмат табличкалары урнаштырдылар. Моннан тыш, Министрлык белгечлләре күчмә лаборатория ярдәмендә Тирән күлнең табигый суына экспресс анализ ясады.

Быел экологик акциягә 500 чамасы кеше кушылды: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең ТРдагы бүлекчәсе дайверлары, “ТР Динамо” җәмгыяте һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзлары, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасында Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге, ТР Су асты спорты федерациясе вәкилләре, FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогы, “Чиста булыр” экологик хәрәкәте волонтерлары, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжы, Халыкара сервис колледжы укытучылары һәм студентлары, “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәт активистлары, Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе әгъзалары, “Эльдорадо” ҖЧҖ хезмәткәрләре, республиканың битараф булмаган гражданнары.

Тирән күлдә Экология министрлыгы һәм РГҖнең табигать саклау буенча уртак акциясе – быел өченчесе. Оештыручыларның планында – Казанда, Чистайда һәм Яр Чаллыда тагын алты мероприятие уздыру.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International