«Барысы да тормышка ашсын!» Экология министры Александр Шадриков Яңа ел белән котлый!

2023 елның 31 декабре, якшәмбе

Тиздән, курантлар тавышына, без үз тормышыбызда Яңа календарь битләрен ачып, 2023 елның иң мөһим һәм күңелгә үтеп керерлек мизгелләрен искә төшерәчәкбез. Узган ел безнең һәрберебез өчен үз истәлекләрен калдырды.

Узып баручы елның барлык яхшылыклары киләчәктә дәвам итсен, ә начарлык тарихта гына калсын, чөнки Яңа ел төне – могҗизалар чоры һәм күңел түрендәге теләкләрнең үтәлү вакыты.

Игелекле гамәлләрне кылучылар, тирә-юньдәгеләр һәм туган табигате турында кайгыртучылар өчен теләсә нинди могҗиза хәлдән килә, дип ышанам!

Барыгызга да Яңа 2024 елда ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм бәхет телим!

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры
А.В.Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International