Артем Сидоров Татарстанның Экология министрлыгын Төзелү көне белән котлады

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

11 май – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелү көне. Шул уңайдан коллективны Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров котлады: “Табигый ресурсларны саклау, яклау, яңадан җитештерү һәм рациональ файдалану – бу әһәмиятле дәүләт бурычлары, алар сезнең җилкәгә ята”. Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Татарстан Экология министрлыгының динамик үсешен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә актив рәвештә алга баруын билгеләде. Татарстанның табигать саклау өлкәсе күпьеллык бай тарихка ия. Инде 16 ел буе республиканың табигате сагында - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Элегрәк – Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы. Республикада табигатьтән файдалануның, әйләнә-тирә мохитне саклауның икътисадый механизмын камилләштерү буенча һәм экологик мәгариф буенча масштаблы республика программаларын тормышка ашыру һәрвакыт эшчәнлекнең төп юнәлеше булды. Россиянең һәм Татарстанның яңа дәүләтчелеге аякка басу шартларында төп рольне 1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү уйнады, ул гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукын, киләчәк буыннарның табигать ресурслары потенциалыннан файдалануга хокукын беркетте. Татарстанда экологик кластер формалашты, озак сроклы табигать саклау мероприятиеләре программаларын тормышка ашыручы һәм техноген йөкләнешне киметүгә зур өлеш кертүче эре предприятиеләр, үз территорияләренең санитар-экологик иминлеген тәэмин итүче муниципаль берәмлекләр, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшчәнлекне фәнни тәэмин итүче ТР Фәннәр Академиясе, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, барлык дәрәҗә мәгариф учреждениеләре, беренче чиратта – республиканың әйдәп баручы вузлары, ТР территориясендә экологик контроль һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыручы федераль һәм региональ органнар, иҗтимагый экологик оешмалар кластер буыннарын тәшкил итә. “Бизнесның экологик проблемаларны хәл итүгә җаваплы мөнәсәбәте, хакимият органнарының фәнни бергәлек һәм җәмәгатьчелек белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге – Министрлык эшчәнлегенең республикада тотрыклы экологик шартлар сакларга мөмкинлек бирә торган мөһим юнәлешләре, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Бүген әйләнә-тирә мохитне саклау буенча олы һәм игелекле миссия башкара торган һәркемне котлыйсы килә. Безнең тырышлыклар һәрвакыт сизелерлек нәтиҗә һәм мөһим җиңүләр китерсен!” Министр коллективка нык сәламәтлек, уңышлар һәм имин тормыш теләде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International