«Чиста яр» бөтенроссия акциясе кысаларында Казанда «Түбән Аръяк» пляжын чистартылды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 10-23 май көннәрендә үткәрә торган “Чиста яр” бөтенроссия акциясе кысаларында бүген Казанның “Түбән Аръяк” пляжы чистартыл­ды. Акциядә ГИМС, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Суларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре, ГТХМ буенча профильле вузлар һәм колледжлар студентлары катнашты.

“Су саклау зоналары елында без сулыкларның яр буйларын санитар тәртипкә салу, иҗтимагый активлыкны үстерү һәм гражданнарда табигатькә сак караш формалаштыру эшен көчәйтергә булдык. Мондый акцияләр шулай ук Түбән Камада, Кама Тамагында һәм Тәтештә үткәрелде, яңарак кына Харово күле ярларыннан тоннага якын чүп-чар җыеп алынды. Ул күбесенчә пластик шешәләрдән һәм капчыклардан тора, тик арада тәнне кисәргә ихтимал булган пыяла савытлар да шактый,” дип белдерде Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабировның әйтүенчә, Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында йөздән артык шундый чара үткәрелгән. Яр буйларын җыештыруда экологлар, табигать саклау структуралары вәкилләре, экологик хәрәкәтләр активистлары, волонтерлар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашкан. “Чиста яр” акциясе Татарстандагы барлык су объектлары яр буйларында үткәреләчәк. Июнь башында исә Рус географик җәмгыяте белән бергә сулык­ларның төпләрен чистарту ният ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International