Авиатөзүчеләр районында файдалы казылманы законсыз чыгару туктатылды

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

2015 елның 29 июнендә, Казан шәһәре Авиатөзүчеләр районы территориясенә дәүләти экологик мониторинг үткәргәндә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре киң таралган файдалы казылманы (төзелеш комын) 15 квадрат метр мәйданда 2 метр тирәнлектән лицензиясез чыгару фактын ачыклады. Чыгару урыны янында үсемлек үскән уңдырышлы туфрак катламы 30 квадрат метрда кубарылган. Бозу урынында төягеч-экскаватор, тәгәрмәчле экскаватор, “Камаз” маркалы 3 үзбушаткыч тоткарланган. Экология министрлыгы инспекторлары, РФ ЭЭМ Казан шәһәр идарәсенең 1нче “Авиатөзүчеләр” полиция бүлеге һәм Татарстан буенча ЭЭМ УБЭП хезмәткәрләре белән берлектә, шул бозуга катнашлы затларны билгеләү чаралары үткәргән. Барлык техника арестка алынып, ияләре һәм җинаять кылу шартлары ачыкланганчы штраф тукталышына озатылган. Факт буенча тикшерү материаллары 1нче “Авиатөзүчеләр” полиция бүлегенә тапшырылган.

Элегрәк РФ ЭЭМ Казан шәһәр идарәсенең 1нче “Авиатөзүчеләр” полиция бүлеге бу кишәрлектә законсыз ком чыгару факты буенча җинаять эше кузгаткан иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International