KazanSummit мәйданчыгында Николай Пономарев һәм Алексей Песошин «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Федераль су ресурслары агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев Татарстанга эш сәфәре белән килде. Кичә ул киләчәктәге  эшчәнлектә перспектив юнәлешләрне билгеләү өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән, ә бүген Федераль су ресурслары агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе саммит кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Татарстанда ярларны ныгыту объектларын төзү, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларындагы чараларны тормышка ашыру, гидротехника чараларына капиталь ремонт ясау, шулай ук Казанда Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы утырышын уздыру мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасының Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә ярларны ныгыту корылмасын төзү эшләре бара, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 4 су объекты чистартыла (Лаеш районының Никольское авылы янындагы Мишә елгасы кушылдыгын чистарту һәм Державино авылында буаны чистарту, Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң кушылдыгын чистарту һәм Мамадыш муниципаль районының Кама урман сәнәгать хуҗалыгы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту), шулай ук 14 гидротехника корылмасын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Белешмә:

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты башланды. Ул Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләре арасындагы икътисади хезмәттәшлекнең төп мәйданы булып тора. Саммитта Татарстан Республикасы Президенты, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге, ислам илләре министрлары, 15тән артык дәүләт илчесе һәм консулы, халыкара делегацияләр һәм чит ил экспертлары, шулай ук Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм министрлары, федераль хакимият органы җитәкчеләре, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре һәм Россия төбәкләренең сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре катнаша. Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков шулай ук халыкара саммитта катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International