Казан шәһәре Совет районында карны рөхсәт ителмәгән урынга аудару урыны ачыкланды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Казан шәһәре Царицыно һәм Нагорный бистәләре арасында 20 мең кв.метрдан артыграк мәйданда карны рөхсәтсез аудару урыны ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына табигатьне саклау законын бозу турында шәһәрдә яшәүчеләр хәбәр итте. Экологлар махсус техника ярдәмендә карны этү эшләрен башкару вакытында килеп җитте. “Хәзерге вакытта гаепле затлар билгеләнә: ТР Административ хокук бозулар кодексының “Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эшләүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” 3.6 статьясы буенча алга таба җаваплылыкка тарту максатыннан чыгып, әлеге территорияне үз балансында тотучыны билгеләү өчен, Росреестрга запрос җибәрелде. Бу статья буенча закон бозучыга штраф яный: гражданнарга –  ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр. Бер ел дәвамында кабат закон бозу очрагының ачыклануы юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин” – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

Табигатьне саклау ведомствосы белгечләре шуны исебезгә төшермәкче: шәһәр урамнарыннан җыеп алынган кар реагентлар белән пычранган, шуңа күрә, махсус билгеләнмәгән урыннарга аударып китү очрагында, кар сулары, эреп, туфракка эләгә, бу исә якындагы су объектларының пычрануына китерә.

Экологлар ел башыннан бирле карны рөхсәт ителмәгән җиргә аударып калдыруның 7 урынын билгеләгән инде. Дәүләт инспекторлары шулай ук Казанда  2018/2019 елның кышкы чорында карны вакытлыча бушатуның түбәндәге урыннарының гамәлдә булып килүе турында хәбәр итә:

 

1. Әмирхан һәм Миль урамнары чатында,

2. Вокзал яны һәм Путейская урамнары чатында,

3. Родин урамы, 27, Васильченко урамы, 41,

4. Воровский урамында (кар эретү станциясе янында),

5. Дальний бистәсендә (ПАТП-2 янында),

6.Дәрвишләр бистәсендә (КОМЗ заводы артында),

7. Порт урамында (кар эретү станциясе янында),

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International