30 августта 10:00 сәгатьтә Казанда (М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында) Балалар экологик бәйрәме булачак. Экологик уеннар һәм танып-белүле викториналар оештырылачак, аларда катнашучылар Татарстан Республикасының уникаль табигый ресурслары турында белә алачак. Яшь рәссамнар өчен шунда ук төрле номинацияләрдә рәсем конкурслары узачак: “Синең йорт табигате”, “Яраткан җәнлегең”, “Табигать рухы”. Экологик бәйрәм кысаларында анда килгән һәркем үзенә ЭКО-сумка ясый алачак. Ә мероприятиенең иң нәни катнашучылары экология турында мультфильмнар карый, аквагрим зонасында һәм контактлы зоопаркта була, оригами башкару техникасын үзләштерә алачак. Бу бәйрәм шулай ук Татарстан Республикасының символын – Кар барсын популярлаштыруга да юнәлтелә.
Экологик бәйрәм халыкның игътибарын экологик мәсьәләләрдә актуальләштерү, Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елында белем бирү учреждениеләре укучыларын әйләнә-тирә мохит торышын яхшырту буенча гамәли эшкә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.
Мероприятиене оештыручылар: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Россия Студентлар Отрядлары” Яшьләр җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе, “Чиста Булыр” Яшьләр иҗтимагый экологик хәрәкәте.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте