Буадагы начар ис чыганагы җир шламы булган

2017 елның 7 июле, җомга

Буа шәһәрендә үзенчәлекле начар ис таралуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә берничә мөрәҗәгать кергән. Экология министрлыгының аналитик контроль инспекциясе белгечләре атмосфера һавасы пробалары ала, анализлар үткәрә. Административ тикшерү барышында иснең Буаның төньяк-көнбатыш өлешеннән чыгуы ачыклана. Нәкъ шунда экологлар санкциясез урнаштырылган җир шламы таба, аның мәйданы 375 кв.м, ә күләме 38 куб.м тәшкил итә. Башлангыч версия буенча, ташлау Буа предприятиеләренең берсенең фильтрация кырларыннан башкарылган. Пычранган туфракның һәм фондагы туфракның пробалары, икенче тапкыр атмосфера һавасы пробасы алынды. Әлеге факт буенча бөтен материалларны экологлар, закон бозучыга карата прокурор илтифаты чаралары күрү өчен, Татарстан Республикасының Буа шәһәр прокуратурасына тапшырдылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International