Акыл өчен бәйрәм. Әлмәттә экологик квест узды

2017 елның 23 июне, җомга

Әлмәт мәктәпләре укучылары Экология елына багышланган экологик квестта катнаштылар. Укучылар өчен интерактив уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Мероприяятие кысаларында балалар төрле станцияләрне узды, аларда экология, биология һәм туган якны өйрәнү буенча биремнәр үтәделәр. “Чүпне аерым җыю” мәйданчыгы укучыларда аерым кызыксыну уятты. Биредә экологлар укучыларга көнкүреш калдыкларын сортларга аеруның зарурлыгы нәрсәдә булуын һәм моның табигый ресурсларны саклауга нинди йогынты ясавын сөйләделәр. Укучылар, үз чиратында, #ЭКОяз2017 чорындагы макулатура җыю буенча уңышлары белән уртаклаштылар. “Укуның беренче көннәреннән үк кәгазь җыя башладык. Көн саен берничә иске дәфтәр, газета, журнал алып килдек, шулай итеп берничә тонна җыйдык”, - дип сөйләде ЭКОквестта катнашучылар. Интерактив уенның нәтиҗәләре яхшы булды. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре әйтүенчә, укучылар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тирән белемнәр күрсәтте. Моннан тыш экологик квест әйләнә-тирә дөнья турында яңа мәгълүматлар алу өчен дә яхшы мөмкинлек булып торды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International