“Иң матур ил – 2017”. Иң яхшы эшләрнең авторлары 250 000 сум күләмендә премия алачак

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

“Иң матур ил. Пейзаж” (Ватаныбызның кыргый табигатен чагылдыра

торган Россия пейзажлары);

“Кыргый хайваннар” (кыргый хайваннар тормышыннан уникаль

мизгелләрне күрсәтә торган фоторәсемнәр);

“Кошлар” (кошлар тормышын, аларның бер-берсе белән һәм әйләнә-

тирә мохит белән аралашуын күрсәтүче сюжетлар);

“Россия мәгарәләре” (Россия мәгарәләр дөньясы матурлыгын

гәүдәләндергән фоторәсемнәр);

“Макродөнья” (макродөньяның күзгә күренми торган матурлыгын һәм

катлаулы төзелешен ача торган фоторәсемнәр);

“Шәфәкътән таңга кадәр” (кыргый табигатьнең төнге тормышын

чагылдыра торган фоторәсемнәр);

“Су асты дөньясы” (Россиянең диңгез һәм төче сулыклары флорасы

һәм фаунасы томышыннан мизгелләрне гәүдәләндергән фоторәсемнәр);

“Россия – кошлар очышы биеклегеннән” (кыргый табигать матурлыгын

һавадан күреп чагылдыру);

“Дөнья безнең кулларда” (Россия кыргый табигатенең үз табигый

дөньясы тормышына кешелекнең йогынтысын күрсәтүче провокацион фоторәсемнәр);

“Россия халыклары” (мәгълүматлар һәм заман технологияләре чорында

үз мәдәниятен саклап кала алган Россия халыкларының үзенчәлекләрен чагылдыручы фоторәсемнәр);

“Россиянең мәдәни мирасы” (илебезнең югалып бару чигендә тора

торган материаль мәдәни һәйкәлләре фоторәсемнәре);

“Яшь фотограф” (13 яшьлек һәм яшьрәк фотографлар өчен номинация);

“Тамашачылар симпатиясе призы” (җиңүчесе Фотоконкурс сайтында

ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә торган номинация).

“Иң матур ил” конкурсында катнашу өчен, Рус географик җәмгыятенең photo.rgo.ru сайтында теркәлергә һәм фотоларны 2017 елның 31нче июленнән соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Йомгаклар 2017 елның сентябрендә ясалачак, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Иң яхшы эшләрнең авторлары 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International