Фәрит Габделганиев: “Кунакчыл хуҗаның өе һәрвакыт чиста”. Татарстанда генераль җыештыруның лидеры кем? Бүген санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләрен атадылар

2017 елның 3 июне, шимбә

Табигать саклау акцияләрендә 1 127 000 катнашучы һәм шул ук санда диярлек утыртылган агачлар. Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр узган санитар-экологик икеайлык чорында 1746 санкциясез чүплек ачыкланды, аларның 93,5 % (1632 чүплек) юк ителде. Нәтиҗәләрне бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргәән киңәшмәдә республиканың экология министры атады. “Чүплекләрнең саны кимеде, ә ликвидацияләү проценты – артты”, - дип белдерде ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. “Татарстан Россиянең иң зур үсеш алган регионнарыннан берсе һәм экология өлкәсендә эшчәнлек буенча федераль дәрәҗәдә югары бәягә ия. Бүгенге көндә республиканың халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге масштаблы мероприятиеләр кабул итәргә сәләтле булуы моның дәлиле булып тора. Әле күптән түгел генә Татарстанда Ростабигать күзәтчелегенең киңәйтелгән коллегиясе узды. Менә берничә көннән безнең республика тагын бөтен Россиядән табигать саклау ведомстволары җитәкчеләрен кабул итәчәк. Казанда Федераль экологик совет узачак. Кунакчыл хуҗаның өе һәрвакыт чиста була. Икеайлык кысаларында төп игътибар чүплекләрне кыска срокларда ликвидацияләүгә юнәлтелде”, - диде экология министры.

Ачыкланган закон бозуларга күпчелек районнарның башкарма комитетлары илтифат итте, аларны үз вакытында төзәттеләр. Фәрит Габделганиев чүплекләрне юк итү буенча 100% күрсәткечкә ия булган районнарны аерым билгеләп үтте (Актыныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Спасс, Тукай, Теләче, Ютазы).

Иң актив һәм оператив булганнарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды. “Иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсының быелгы җиңүчеләре: Казан шәһәре, Татарстан Республикасының Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт муниципаль берәмлекләре.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International