“Тыюлыклар булганга күрә, табигать ресурслары табигый, үзгәрмәгән чын кыяфәтендә саклана”. Фәрит Габделганиев “Тыюлык тарихы кешеләрдә” күргәзмәсендә булды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

“Тыюлык тарихы кешеләрдә”. Бүген Идел-Кама дәүләт тыюлыгында ачылган күргәзмә шулай атала. Күргәзмәгә беренче булып килүчеләрнең берсе Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев булды. “Миндә шундый тойгылар, әйтерсең лә мин экспедициядә булып кайттым, - дип хисләре белән уртаклашты министр. – Шунысы бик кыйммәтле: күргәзмә буенча экскурсияләрне табигатьне өйрәнүгә күп елларын багышлаган югары квалификацияле белгечләр үткәрә. Валериан Иванович Гаранин – тере легенда. Гомере буе хайваннар экологиясе, герпетология, табигать саклау белән, фән тарихы белән шөгыльләнә торган кеше. 350дән артык басма хезмәтнең авторы һәм автордашы. Тыюлык тарихы турында шулай мавыктыргыч, белемле һәм кызыксындырырлык итеп, ул сөйләми кем сөйләсен”, – диде Ф. Габделганиев. ТР Экология министрлыгы башлыгы, тыюлыклар булганга күрә, табигать ресурсларының табигый, үзгәрмәгән чын кыяфәтендә сакланганын билгеләп үтте. Әле күптән түгел генә югалып бетү чигендә торган күп кенә хайваннарның санын торгызу һәм ареалын киңәйтү буенча уңышларга нәкъ менә шундый аеруча саклана торган территорияләр ярдәмендә ирешелә. Тыюлыклар – табигатьне саклауның югары формасы.

Тыюлыклар эше барлыкка килү тарихы белән мероприятие кунакларын саклана торган территориянең директоры Юрий Горшков таныштырды. Ул тыюлыкның үсеш чорларын чагылдыра торган уникаль экспонатлар, тарихи документлар һәм архив фотографияләре күрсәтте.

Күргәзмә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедән тыш көн саен 10.00 - 16.00 сәгатьләрдә эшли. Экспозицияләр Идел-Кама дәүләт тыюлыгының Визит-үзәгендә түбәндәге адрес буенча куелган: Яшел Үзән районы, Садовый бистәсе, Вехов ур., 1.
Белешмәләр өчен телефон: 8 917 255 35 82 (Елена)

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International