Татарстан, Мари Эл һәм Киров өлкәсе укучылары фәнни эзләнү эшләренә йомгак ясадылар. Балтач районында “Балалар табигать белән гармониядә” форумы узды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Экология елы кысаларында Балтач районының Нөнәгәр мәктәбендә “Балалар табигать белән гармониядә” төбәкара экологик форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Мари Эл Республикасы мәктәпләренең 5-11 сыйныфлары укучылары катнашты. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров мөрәҗәгать итте. “Татарстанның һәр кешесе туган як табигате белән кызыксынырга, су һәм урман ресурсларын, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнергә һәм аларны саклау өчен көч куярга тиеш. Форум укучыларның экология, экологик иминлек, биологик күптөрлелекне саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксынуын арттыруга юнәлтелә. Үсеп килүче буынның табигать безнең йортыбыз икәнлеген аңлавы бик мөһим. Ә табигать турында кайгырту, аның чын табигый кыяфәтен саклау, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына булышу – экологик тәрбиянең нигезе инде”, - диде Фаяз Шакиров.

Фәнни-эзләнү эшләрен укучылар өч секциядә тәкъдим иттеләр:

“Туган як флорасы һәм фаунасының экологик проблемалары”,

“Туган якның саклана торган территорияләре һәм объектлары”,

“Җирлектәге эрозия процесслары”.

Форум кысаларында шулай ук Экология елына багышланган күргәзмә эшләде. Чарада катнашучылар тамашачыларга экологик чиста яки яраксызланган материаллардан эшләнгән әйберләр күрсәттеләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International