Буа укучылары экологик әкияттә сәяхәттә булдылар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

“Табигатьне саклау – тормышны саклау дигән сүз”. Буаның Үзәк китапханәсендә шундый девиз астында ЭКОдәрес узды. Мероприятиедә шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты, алар экологиянең актуаль проблемаларыннан берсен – кеше эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын күрсәтә торган театральләштерелгән тамаша куйдылар. Мероприятие кысаларында укучылар экологик викторина үткәрде, тамашачылар белән бергә табигый байлыклар турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, Җир-Ана турында җырлар башкардылар, туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында шигырьләр укыдылар. Эшләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре бәяләде. Педагоглар әйтүенчә, укучылар экологик юнәлештәге чараларда актив катнаша. #ЭКОяз2017 кысаларында алар күп кенә табигать саклау мероприятиеләре үткәргән: өмәләр, макулатура җыю, сыерчык оялары ясау. Бу юнәлештә эш Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында дәвам итәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International