Балыклар үлү факты буенча барлык материаллар табигать саклау прокуратурасына һәм Ростабигать күзәтчелегенә тапшырылачак

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Яшел Үзән муниципаль районы Октябрьск авыл җирлегенең Займище авылы тирәсендә Идел елгасы култыгында балыклар үлүе турында мәгълүмат керде. Сәбәпләрне ачыклау өчен, оператив эш төркеме оештырылды, аның составына ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР буенча Россия балыкчылык идарәсе, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре керә. ТР Экология министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре, гомуми химик анализын билгеләү өчен, табигый су пробалары алды. Сыйфатлы-визуаль сайлап алу нәтиҗәләре буенча, кислород күләме нормада. Тулы нәтиҗәләр 7-10 көннән соң билгеле булачак. Идел елгасы федераль экологик күзәтчелек объекты булып тору сәбәпле, бөтен материаллар һәм анализлар нәтиҗәләре, чаралар күрү өчен, Казан районара табигать саклау прокуратурасына һәм ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге идарәсенә тапшырылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International