Экология елы кысаларында Казанда яшьләр ЭКОштабының беренче утырышы булды.

2017 елның 24 марты, җомга

Татарстанда экологик мероприятиеләр үткәрү мәсьәләләрен яшьләр экологик штабының беренче утырышында карадылар. Мероприятие Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрлыгында узды. ЭКОштаб составына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, белем бирү оешмалары, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре һәм яшьләр оешмалары активистлары керде. Утырышта Россиядә 2017 елда Экология елы үткәрү уңаеннан Татарстанда иреклеләр үткәрәчәк мероприятиеләр планы каралды. Бу ел дәвамында игътибарны экологик проблемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән мероприятиеләр сериясе узачак, төрле проектлар, конкурслар, макулатура һәм чүп җыю буенча акцияләр үткәрү, агачлар һәм куаклар утырту планлаштырыла. Экологик тәрбия бирү, агарту һәм экологик куркынычсыз тәртип күнекмәләрен булдыру максатында, яшьләр белән эшкә аерым игътибар биреләчәк. Татарстанда штаб җитәкчесе итеп “Татарстан Республикасының иреклелекне үстерү үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы белгече, “Яшел ГТО” проекты җитәкчесе Дмитрий Спиридонов билгеләнде. Яшьләр экологик штабының утырышлары даими үткәреләчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International