14 мартта Казанда “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү. Тәҗрибә һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәл узачак.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Галимнәр, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, кызыксынулы министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре һәм, гомумән, экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф булмаганнар  “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVII Халыкара симпозиумы кысаларында “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү. Тәҗрибә һәм перспектвалар” дигән түгәрәк өстәлдә катнаша ала. Мероприятие 2017 елның 14 нче мартында “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә уза, павильон №1, “Кама” залы. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты. Фикер алышу өчен төп темалар: футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 үткәрү объектларын экологик сертификацияләү; ТКХ өлкәсендә сәнәгать предприятиеләрендә “яшел технологияләр” кертү; экологик сертификацияләүнең хокукый нигезләре һәм башкалар.

Доклад белән чыгыш ясау мәсьәләсендә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә: (843) 267-68-11, e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru, Вәлиуллин Дамир Фәргатович.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International