Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен, “Дорожник” ЯАҖ 800 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр ителде.

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

800 мең сум штраф - җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен, “Дорожник” ЯАҖ шундый җәза алачак. Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә табигать саклау законнарын бозуны 2016 елның маенда Татарстан Республикасы Үзәк ТИ һәм Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе инспекторлары ачыклады. Экологлар Лаеш районының Сокуры бистәсе янында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару очрагын ачыклады. Законсыз карьерның мәйданы  4000 квадрат метрдан артык. РФ ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ Идарәсе белгечләре белән берлектә  4 йөк үзбүшаткычы һәм тәгәрмәчле экскаватор тоткарлана. Закон бозучы “Дорожник” җәмгыятенә РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 7.3 маддәсе (җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм 800 мең сум күләмендә административ штраф салына. “Дорожник” ЯАҖ әлеге карарны дәгъвалау турында гариза белән Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итә. Суд административ җәза билгеләү турындагы карарны үз көчендә калдыра. Закон бозучылар Арбитраж суд карары белән дә килешми, Унберенче арбитраж аппеляция судына (Самара шәһәре) шикаять бирә. Әмма ул да Экология министрлыгы карарын хуплады һәм оешманың гамәлләрен законсыз дип таныды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International