Казылмаларны законсыз чыгару. Самара арбитраж апелляция суды “Кама буе карьер идарәсе” ҖЧҖ эшчәнлеген туктатып торутурында ТР Экология министрлыгы дәгъвасын канәгатьләндерде.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Лицензия килешүе шартларын, шулай ук җир турында законнар нормаларын бозганы өчен, Самара шәһәре Арбитраж апелляция суды җир асты байлыкларыннан файдаланучы “Кама буе карьер идарәсе” ҖЧҖ эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарды. Экологларныңкисәтүләренә һәм административ органнар тарафыннан күрсәтмәләр булуга, штрафлар салынуга карамастан,  предприятие, ачыкланган закон бозуларны төзәткәнгә кадәр, үз эшләрен ирекле рәвештә туктатып торудан баш тартты. Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва бирелде. Дәгъва канәгатьләндерелде. Предприятие, әлеге карар белән килешмичә, Самара шәһәренең Унберенче арбитраж апелляция судына шикаять бирде. Унберенче арбитраж апелляция суды Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын үзгәрешсез калдырды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International