Иртәгә Чаллыда “Чүп бүтәнчә юк” бөтенроссия экологик хәрәкәте һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе оештырган “Экоактив” проектын ачу тантанасы үткәрелә. Тантанада Чаллы башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр идарәсе, Казан федераль университетының Чаллы филиалы, “ПромИндустрия” ҖЧҖ, “Идел буе экологик компаниясе”, “Орион” яшьләр үзәге вәкилләре, экологик берләшмәләр активистлары, Чаллы шәһәре һәм Тукай районының мәктәп балалары катнашачак.
“Экоактив” проектын ачу 2016-2017 уку елында экологик белем бирү программасының башлангычы булып тора.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте