Республика көне алдыннан, 27 августта, “Яшел Россия” иҗтимагый экологик хәрәкәте оештырган “Хыялым иле” бөтенроссия акциясе кысаларында, “Зәңгәр күлләр” табигать тыюлыгында өмә үткәрелә. Чара 12:00дә башлана. Яр буйларын чүп-чардан чистартуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе, Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе, Хайваннар дөньясы идарәсе, “Татарстанның кечкенә принцессалары” җәмәгать оешмасы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, Рус географик җәмгыяте чумучылары, “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары һәм теләүчеләр катнашачак. Өмә кысаларында су төбен чистарту да күздә тотыла. Эшләр соңында концерт куелачак, лотерея уйнатылачак.
Тулырак белешмәләрне Министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегеннән алырга мөмкин. Бүлек башлыгы Дамир Фәргатович Вәлиуллин, тел.: (843)267-68-11, e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru.
Министрлыкның матбугат хезмәте