Камада законсыз рәвештә файдалы казылма чыгарган өчен тагын бер җинаять эше ачылды

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга янында Кама елгасында “Портовый-4” земснаряды белән “Окский 38 И” баржасына ком-вакташ катнашмасы төяү фактын ачыклады. Документлар буенча, бу эш инде бер ай диярлек барган, 200 мең тонна файдалы казылма чыгарылган, салынган зыян 34 миллион 887 мең 500 сум тәшкил итә. РФ ҖК 171 ст. 1 ө. (“Теркәлүсез я лицензиясез килеш эшмәкәрлек итү”) буенча җинаять эше кузгатылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International