16 августта Зөя утравыннан Зөя һәм Идел елгалары буйлап байдаркаларда йөзеш башланып киткән иде. Рус географик җәмгыятенең региональ яшьләр төркеменнән булган 12 кеше биш көн буе суның гидрохимик күрсәткечләрен өйрәнде, яр буйларын җыештырды. Һәм бүген аларны Казанның Локомотив пляжында Экологик министрлыгы вәкилләре, Рус географик җәмгыяте әгъзалары, “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары каршы алды. Очрашудан соң өмә (Локомотив пляжында быелгы бишенче өмә) үткәрелде.
Чираттагы зур акция 27 августта Зәңгәр күлләр табигать тыюлыгында үткәреләчәк.