Футбол чемпионатын экологик тәэмин итү тикшерелде

2016 елның 19 августы, җомга

Татарстан башкаласында бүген Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы­ның 2018 елгы бөтендөнья футбол чемпионатын экологик тәэмин итү буенча күчмә уты­рышы үткәрелде. Делегатлар “Рубин” футбол клубы базасының экологик торышын, ТР буенча УГМС идарәсенең Лаврентьев урамындагы атмосфера һавасына күзәтчелек постын, Казан-Арена стадионын карады.

“Мин Казанда беренче тапкыр түгел, монда Универсиадага әзерлек башланганнан бирле килеп йөрим. Объектлар таныш. Әйтергә кирәк, узган вакыт эчендә барысы да яхшы сакланган, кулланырга яраклы. Иң мөһиме – буш тормыйлар. 2018 елда без Бөтен­дөнья футбол чемпионатын, ә тагын бер елдан Конфедерацияләр кубогын уздырабыз, һәм әлбәттә, уңышның бер өлешен экологик күзәтчелекне тиешенчә оештыру, министрлыкны техник җиһазлау, стационар постлар, күчмә лабораторияләр тәэмин итәчәк. Теләсә кайсы бозу, һава пычрану очрагы шундук ачыкланырга һәм оператив бетерелергә тиеш”, – дип белдерде киңәш­мәдә РФ Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт поли­тикасы һәм көйләүләр департаменты директоры урынбасары Рөстәм Рабаданов.

“Казан инде берничә тапкыр эре халыкара спорт чаралары – 2013 елгы Универсиада, Су спорты төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионаты, чуму спорты ярышлары һәм башка­лар өчен мәйдан булды. Андый чараларга әзерлек һәрчак зур җаваплылык һәм барлык кимәлдәге хакимият органнарының бердәм эш итүен сорый”, – дип белдерде Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев, һәм Россия табигать министрлыгына Татарстан башкаласында 2013 елда XXVII бөтендөнья Универсиадасын үткәргәндә әйләнә-тирәлек­не саклау концепциясен төзүдә һәм тормышка ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, бар нәрсәнең югары кимәлдә узуын, Казанда мониторинг челтәрен үстерү, стратегик яр ныгыту чаралары күрелүне, экологик күзәтчелек системасының җайга салы­нуын, калдыклар белән эш итү һәм транспорт инфраструктурасы, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү өлкәләрендә модернизация үткәрелүне искә төшерде.

Әйтергә кирәк, Россиянең гаризалар китабында әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге киң бурычлар, шул исәптән спорт стадионнарының иң югары халыкара экологик стандартларга туры килүен раслау кирәклеге билгеләнгән.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International