Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренчә, РФ Куркынычсызлык советы рәисе һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Чабаксар шәһәрендә уртак күчмә киңәшмә үткәргән, анда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, бу өлкәдә Россия Федерациянең Идел буе федераль округындагы җинаятьчелекне бетерү тикшерелгән. РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Морат Кәримов Мари-Эл, Мордовия, Татарстан республикаларын һәм Киров өлкәсен җитештерү һәм куллану калдыкларын утильләштерү кимәле буенча Идел буе федераль округында иң алдынгылар дип таныган.
“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын тормышка ашыру һәм үстерү турындагы” докладында Морат Кәримов: “Россиядә бүген җитештерү һәм куллану калдыклары югары кимәлдә – елына 5 млрд тонна чамасы барлыкка килә. Шул ук вакытта, аларны утильләштерү һәм зарарсызлау кимәле 50% кына. Җаваплылык механизмнарын киңәйтү исә каты коммуналь калдыкларда булган файдалы фракцияләрнең 60%ын хуҗалык әйләнешенә кире кайтарырга мөмкинлек бирә. 2027-2029 елларга кадәр каты көнкүреш калдыкларын күмүне яртылаш киметергә мөмкин дип саныйбыз. Калдыклар, шул исәптән каты калдыклар белән эш итүнең территориаль схемалары эчтәлегенә таләпләр кабул итү РФ субъектларына үз территориаль схемаларын төзергә һәм расларга мөмкинлек бирә, ә бу, калдыклар белән эш итүнең расланган региональ программалары белән бергә, бу өлкәдә яңа идарә формаларына күчәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта РФ субъектлары калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схемалар һәм региональ программалар төзү буенча актив эш алып бара; Идел буе федераль округының 4 субъектында алар инде төзелгән һәм килештерелә, 5 субъектта әзерләү стадиясендә тора, тагын 5 субъектта төзүгә әзерләү төгәлләнеп килә.” – дип белдергән.
Министрлыкның матбугат хезмәте