Табигать саклау законнары бозылу турындагы барлык хәбәрләр Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә керә

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ruэлектрон почтасы аша “Халык контроле” системасының “Экология” категориясенә хәбәр итәргә мөмкин, ә мәктәп балалары өчен ”Мәктәп экопатруле” эшли. Табигать саклау законары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив хәбәр биргән гражданнарга акча түләнә.

Пресс-служба Министерства

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International