Түбән Камада эшче яшьләр белән экология темасына очрашу үткәрелде

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Түбән Камада эшче яшьләр Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Кама район башлыгы Айдар Метшин белән очраштылар. Түбән Кама химик технология институтының лекцияләр залына ике йөздән артык кеше җыелган иде.
Барысын да борчыган уртак тема – Түбән Камадагы һава сыйфаты булды. Яшьләр индустриаль узелдагы предприятиеләрнең калдыклар чыгаруын киметү мөмкинлеге белән кызыксындылар. Артем Сидоров аларга хәзер барлык калдык чыганакларына турыдан-туры Экология министрлыгына белешмәләр биреп торучы махсус контроль датчиклары кую проекты турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәсьәлә инде “ТАНЕКО” ААҖ җитәкчелеге белән килештерелгән, бүтән предприятиеләрдә дә эш алып барыла. 2008 елдан алып Түбән Кама районы атмосферасына зарарлы матдәләр чыгару күләме 90 мең тоннадан 60 мең тоннага кадәр төшкән. Республика программасы якын елларда бу күрсәткечне тагы да киметүне күздә тота. Төп проблема район территориясендә төзелә торган яңа объектларда түгел, ә узган гасырда ук төзелгән иске заводларны яңартып кору кирәклектә.
Очрашуда шулай ук шәһәрне төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International