ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

3 майда бөтен дөньяда Кояш көне билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы Халыкара кояш энергиясе җәмгыяте тарафыннан 1994 елда билгеләнгән. Бәйрәмнең төп максаты – бөтен дөнья интеллектуалларының көчен безгә табигать тарафыннан бүләк ителгән яңартыла торган энергия чыганакларын киңрәк файдалану ысулларын эшләү өчен туплау. Кешелек тарафыннан Кояшның, диңгез дулкыннарының, җилнең, регуляр су күтәрелешләре һәм чигенешләренең гаять зур энергиясен куллану проценты бүген бик кечкенә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә, нефтьчеләр шәһәрендә Ветераннар аллеясы ачтылар. Декоратив себер алмагачлары утыртырга сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чыкты.

Чистайлылар туган шәһәрләре урамнарында 2000нән артык агач үсентесе утыртты. Табигать саклау акциясенә шулай ук шәһәр башкарма хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе”, “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте иреклеләре кушылды.

Әлмәтнең 4нче балалар бакчасында экологик мода күрсәтү булды. Яшь модельләр Звездочет, принцесса-Бака, Мальвина, ковбой һәм башка әкият геройлары костюмнарын күрсәтте. Оригиналь костюмнар өчен материал булып кул астындагы чаралар: чүп капчыклары, полиэтилен пакетлар, газеталар, каплар хезмәт иткән. Ташланасы материалдан киемнәр әзерләү белән балалар үзләре шөгыльләнгән, тәрбиячеләре һәм ата-аналары аларга актив ярдәм һәм булышлык күрсәткән.

Җирдә тере организмнарның үзара бәйләнеше, табигый ресурсларны рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне яхшырту ысуллары. Экологиянең бу һәм башка мәсьәләләре Түбән Мактаманың 2нче мәктәбе укучылары тарафыннан Әлмәттә “Җир - безнең уртак йортыбыз” дискуссиясендә күтәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре мероприятиедә экспертлар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International