Бүген Кояш көне билгеләп үтелә

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

3 майда бөтен дөньяда Кояш көне билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы Халыкара кояш энергиясе җәмгыяте тарафыннан 1994 елда билгеләнгән. Бәйрәмнең төп максаты – бөтен дөнья интеллектуалларының көчен безгә табигать тарафыннан бүләк ителгән яңартыла торган энергия чыганакларын киңрәк файдалану ысулларын эшләү өчен туплау. Кешелек тарафыннан Кояшның, диңгез дулкыннарының, җилнең, регуляр су күтәрелешләре һәм чигенешләренең гаять зур энергиясен куллану проценты бүген бик кечкенә.

Кояш бәйрәме – кешелек үлчәмнәре буенча иксез-чиксез кояш энергиясен файдалануның төрле проектлары турында фикер алышу, үзләштерелгән технологияләрне пропагандалау өчен сәбәп. Беренче “кояш” автомобильләренең заездлары уздырыла. Бу көнне кодрәтле яктырткыч энергиясен куллануга модельләр уйлап табучылар өчен конкурслар үткәрәләр. Планетарийлар безгә иң якын һәм билгеле булган йолдыз, тормышны саклауның нигезе – Кояшыбыз турында күбрәк белергә чакыралар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International