Дөньяның 11 иленнән 200гә якын вәкил “ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ” XII Халыкара конференциясендә катнашты

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләреннән, Россия, Германия, Дания, Италия, Бельгия, Эстония, Швеция, Украинадан, Молдова, Казахстан һәм Беларусь Республикаларыннан 200гә якын делегат “ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ-2019” XII Халыкара конференциясендә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан атмосфера һавасын саклау бүлеге начальнигы Алия Гәрәева чакырулы иде.

Конференция программасы кысаларында көн кадагына суга торган төрле темалар: заманча газ чистарту технологияләре; яңа электр фильтрлары конструкцияләре; һава чистарту системалары; илебезнең һәм чит илләрнең фильтрлау материаллары, стандарт булмаган газ чистарту җайланмалары һ.б. буенча 30дан артыграк чыгыш тыңланды. Төрле илләр һәм төрле төбәкләрдән җыелган вәкилләр, эксплуатация, экологик һәм икътисади якларын исәпкә алып, төрле технологияләр һәм җиһазларны гамәлгә кертүнең үзенчәлекләре буенча күзгә-күз карашып фикер алышты.

“ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ-2019” XII Халыкара конференциясе докладлары җыелмасы һәм каталогы белән http://www.intecheco.ru/doc/sb_gas2019.pdf. сылтамасы аша узып танышырга мөмкин.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, киләсе конференция – “ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ-2019” XIII Халыкара конференциясе 2020 елның 29 сентябрендә Мәскәүдә узачак. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (www.intecheco.ru/ecolog/) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International