65 тикшеренү эше һәм 120 катнашучы. Яр Чаллыда мәктәп укучыларының "Экология, шәһәр һәм без" республика фәнни-гамәли экология конференциясе узды. Алабуга, Нурлат, Мөслим, Сарман, Тукай, Мамадыш, Түбән Кама, Минзәлә районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән укучылар һәм укытучылар тарафыннан түбәндәге секцияләрдә эшләр күрсәтелде:
- "Территорияләрне экологик тикшерү";
- "Экология һәм сәламәтлек";
- "Үсемлекләр экологиясе";
- "Шәһәр экологиясе";
- "Хайваннар һәм су экологиясе".
Яр Чаллының 30 нчы һәм 77 нче гомуми белем бирү оешмаларында укучылар иң күп эшләрне әзерләгән, бу хәл экологик-биологик юнәлешле тикшеренү эшенә җәлеп итү буенча эшнең яхшы оештырылуын сыйфатлый, дип билгеләде оештыручылар. Жюри әгъзалары тикшеренү эшләренең сыйфаты һәм эчтәлеге дә яхшырган, дип ассызыклады.
"Балалар – молодец! Табигать торышы өчен аларның югары дәрәҗәле җаваплылыгы сөендерә. Киләчәктә алар илнең һәм тулаем алганда планетаның экологик иминлегенә битараф булмаган квалификацияле белгечләр булачак, дип ышанам", – дип билгеләде ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.
Конференция нәтиҗәсендә 26 фәнни-тикшеренү эше буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылды. Оештыручылар, үз үрнәгендә балалар яшьтәшләрендә экология мәсьәләләренә карата тагын да зуррак кызыксыну уятыр, дигән өмет белдерде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте