Рөстәм Миңнеханов: "Киләчәк буынның экологик аңы күп очракта әле мәктәп эскәмиясеннән үк башлангыч ала". Татарстанда экологик белем бирүне үстерүгә яңа импульс бирелә

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 "Гомуми белем бирү системасында экология мәҗбүри фән булып тормый һәм факультатив рәвештә генә укытыла. Яшәеш күрсәткәнчә, бу гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә дә бүген республикада Экология министрлыгы инициативасы буенча һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы белән экологик белем бирүне үстерүгә яңа импульс бирелә", – дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең уртак "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов.

Республикада илдәге иң яхшы экологик белем бирү кластерларының берсе булдырылды, дип билгеләде ул. Моңа дәлил итеп, асылда, экология буенча Россиякүләм олимпиадаларда Татарстандагы мәктәп укучылары яулаган бүләкләрнең максималь санын күрсәтергә була (2016 елда – 16 җиңүче һәм призер, 2017 елда – 22). Хәзер мәктәпләр күп төзелә. Иванов аларны проектлаганда гамәли эшчәнлек өчен махсуслаштырылган бүлмәләр яисә хәтта биналар: лабораторияләр, теплицалар, аквариумнарны күздә тоту зарурлыгын ассызыклады.

Татарстандагы һәр мәктәп укучысының фәнгә, экологик тикшеренү тәҗрибәсенә баштанаяк чуму мөмкинлеге булырга тиеш, дип саный ул. Дмитрий Иванов шулай ук Казанда заманча яшь натуралистлар станциясе белән Россиякүләм экологик белем бирү үзәген булдырырга тәкъдим итте, ул мәктәп укучыларына һәм укытучыларга туган төбәк табигатен өйрәнүгә бәйле идеяләрне һәм проектларны тормышка ашырырга, фәнни эшчәнлек нигезләренә төшендерергә, предмет буенча махсус белемнәр бирергә булышачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идеяне хуплады һәм республикадагы экологик белем бирү дәрәҗәсен югары бәяләде. Исегезгә төшерик, республика Президенты инициативасы белән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысасында Татарстанда Казан шәһәренең 3 нче гимназиясе базасында беренче экология сыйныфы ачылды. "Бездә бик яхшы база бар. Мәктәп олимпиадалары республикабызның ни дәрәҗәдә югары булуына күрсәтә. Моны хупларга һәм үстерергә кирәк. Бу яхшы һәм кирәкле гамәл", – дип ассызыклады Президент.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International