"Водоканал" МУП: экология программаларын үтәү халык өчен тарифлар арттыруга китермәячәк

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм су агызу системасында булган проблемалы объектларны үзгәртеп кору, модернизацияләү һәм төзү эшләрен үз эченә ала торган программа тормышка ашырыла. Болар – Биологик чистарту корылмалары, "Заречная" КНС, суалгыч объектлар, "Тэцевский", "Дербышки" суүткәргеч төеннәре һәм насос станцияле инженерлык челтәрләре. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең уртак "2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында Казан ш. "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров хәбәр итте.

Казан шәһәренең "Водоканал" МУП предприятиеләре шәһәрне су белән тәэмин итүче һәм агынты су чыгаруны тәэмин итүче 300дән артык корылмага, 3 меңнән артык чакрымга сузылган инженерлык челтәрләренә хезмәт күрсәтә, бу челтәрләрнең шактый өлеше узган гасырның 50-70 нче елларында салынган – таушалу дәрәҗәсе 70% артык. Бүгенге көндә предприятиедә 2016 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә эшләнгән һәм 2028 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган дәвамлы Инвестиция программасы тормышка ашырыла.

Чистарту корылмаларыннан чыга торган сасы технология исләренә һәм ләм карталарына каршы көрәштә заманча технологияләр кулланылачак, алар гамәлдәге корылмаларны модернизацияләргә һәм чистартуның барлык циклын туктатмыйча гына искә бәйле проблеманы хәл итәргә булышачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм Экология министрлыгы белән Росприроднадзор идарәсе булышлыгында аерым-аерым корылмаларны, агынты су чистарту технологиясен бозмыйча, махсуслаштырылган конструкцияләр белән каплау проектын тормышка ашыру карары кабул ителде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International