Россия Табигать министрлыгы халыкара әһәмияттәге сулы-сазлыклы җирләр исемлеген киңәйтергә планлаштыра

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы халыкара әһәмияттәге сулы-сазлыклы җирләр исемлеген киңәйтергә планлаштыра. Бу турыда ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Тиешле карар Россия Табигать министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы йомгаклары буенча кабул ителде. Хәзерге вакытта ведомство тарафыннан яңа сулы-сазлыклы җирләрне (ССҖ) Россиянең 35 ССҖдән торган Рамсар исемлегенә кертү турында мәсьәлә җентекләп өйрәнелгән. Россия Табигать министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салуы департаменты директоры Андрей Колодкин сүзләренчә, хәзерге вакытка халыкара әһәмияттәге сулы-сазлыклы җирләр турында 15 нигезләмә расланган, ССҖ турында нигезләмәләр Россия Федерциясенең 8 субъектында расланмаган.

Элегрәк, Рамсар конвенциясе йөкләмәләрен үтәү максатларында, Россиянең берничә субъектының башкарма хакимият органнарына алар территориясендә урнашкан, су кошларының яшәү урыны буларак халыкара әһәмияттәге сулы-сазлыклы урыннар турында РФ Табигать министрлыгы белән берлектә нигезләмәләр эшләргә һәм расларга кушылган иде. Моның белән беррәттән, Россия субъектларының профильле органнары белән берлектә Рамсар ССҖ буенча яңартылган электрон Рамсар мәгълүмат битләре (РМБ) әзерләү өчен мәгълүмат җыю һәм гомумиләштерү буенча күләмле эш үткәрергә кирәк була. Яңартылган электрон РМБ Рамсар конвенциясе Секретариатына тапшырганда, мәгълүмат “пакетының” бер өлешен тәшкил итә. «Институт лесоведения РАН» Федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе һәм Сулы-сазлыклы урыннарны саклау буенча Халыкара оешма (Wetlands International) экспертлары Министрлыкка кирәкле эксперт ярдәмен күрсәтәләр. Россия табигать министрлыгы, яңартылган РМБ әзерләүне төгәлләгәннән соң, кирәкле норматив хокук актларын эшләүгә һәм аларны Россия Федерациясе башкарма хакимиятенең федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары белән килешендерүгә керешергә планлаштыра.

Андрей Колодкин билгеләп үткәнчә, илнең кайбер субъектларының башкарма хакимияте органнары «Русский заворот» (Ненец автономияле округы), «Пасвик» (Мурманск өлкәсе) һәм «Аслы-күл» (Башкортостан Республикасы) аеруча саклана торган табигать территорияләрен халыкара әһәмияттәге сулы-сазлыклы урыннарның Россия исемлегенә кертү файдасына фикерләрен әйтте.

Федераль, региональ яки җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигать территорияләрен сулы-сазлыклы җирләр чикләрендә булдырырга мөмкин. Хәзерге вакытта халыкара әһәмияттәге 35 сулы-сазлыклы җирнең 31е составына тулаем яки өлешчә федераль һәм региональ аеруча саклана торган табигать территорияләре керә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International