2018 елда “тыюлык” волонтерлыгын үстерү буенча интернет-ресурс барлыкка киләчәк

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

“Тыюлык” волонтерлыгын үстерү буенча интернет-ресурс 2018 елда барлыкка киләчәк. Бу турыда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Ведомство башлыгы Сергей Донской 4нче декабрьдә Мәскәүдә иреклеләрнең Бөтенроссия форумында чыгыш ясап, болай диде: “Волонтерлык эшен системалаштыру максаты белән, 2018 ел уртасыннан без булган барлык тәкъдимнәрне берләштерә торган мәйданчык, «букингом» белән охшаш сайт-агрегатор эшләргә планлаштырабыз”. Министр 2017 елның – Аеруча саклана торган табигать территорияләре елының Россиянең тыюлыклар системасы турында искә төшерү генә түгел, ә иҗтимагый көчләрне, волонтерлык оешмаларын табигать саклау мәсьәләсе тирәсендә берләштерү факторы да булуы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, 2017 елда тыюлык эше фидакарьләре даирәсе шактый киңәйгән: Россиянең тыюлыклары һәм милли парклары территориясендә 1 миллионга якын ирекле эшләп алган. Волонтерлар хәрәкәте белән эш Кроноцкий тыюлыгында, «Кенозерский» һәм «Таганай» милли паркларында, «Столбы» һәм «Полистовский» тыюлыкларында аеруча нәтиҗәле оештырылган. Сергей Донской экологик иреклелекнең тыюлыклар территорияләре географиясе белән чикләнмәвен билгеләп үтте. Анда әһәмиятле урынны янгынга каршы иреклеләр дружиналары алып тора, алар 2010 елда Россиянең үзәк өлешен биләгән масштаблы янгыннарда үзләрен аеруча яхшы күрсәттеләр. Урманнарны торгызу буенча беренче Бөтенроссия акциясендә 2011 елда 200 мең кеше катнашты. 7 ел эчендә акция иң масштаблы иҗтимагый чарага әверелде, 2017 елда анда 5,5 миллионнан артык кеше катнашты. Язын урманнар, торак пунктларда аллеялар һәм агачлар утырту илдә иреклеләр хәрәкәтенең мөстәкыйль юнәлешенә әйләнде. Илнең күпчелек регионнарында урманнарны яңарту һәм агачлар утырту буенча акцияләр иреклеләр хәрәкәтенең мөстәкыйль форматын ала. Сергей Донской сүзләре буенча, волонтерлык хәрәкәтенең шулай ук мөһим юнәлешләреннән берсе булып территорияләрне көнкүреш калдыкларыннан, чүп-чардан һәм металл ватыкларыннан җыештыру тора. Мәсәлән, Байкалда Экология елы кысаларында «360 минут» экологик марафоны узды, анда катнашучылар сулык ярларын чүп-чардан җыештырдылар, күлнең яр буендагы туристлык маршрутларын төзекләндерделәр. Чараны Россия Табигать министрлыгы эгидасы астында, 2017 елның 19 августыннан башлап, «Вода России» федераль максатчан программасы һәм En+ Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәте волонтерлары уздырды. Акцияләрдә барлыгы 50 меңнән артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә 4 мең тоннадан артык диярлек чүп-чар җыелды, 1200 агач утыртылды, Байкал янындагы кыя ташларының километрлаган өслекләре язулардан чистартылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International