Бөгелмә районында агынты сулар белән саксыз эш итү туфрак пычрануга китергән. Суд закон бозучыларга 6 ай эчендә моның нәтиҗәләрен ликвидацияләүне мәҗбүр итеп куйды

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бөгелмә районы Подгорный бистәсендә бу елның июлендә экологлар агынты сулар җыелган чокыр табалар. Чистартылмаган агынтылар бирегә җирле субүлгеч системасыннан агып җыела. Канализациянең чистарту корылмаларының тузганлыгы һәм җирле хакимият тарафыннан профилактик чараларның бөтенләй үткәрелмәве табигать саклау әһәмиятендәге җирләрнең бозылуына китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, агызып чыгарулар нәтиҗәсендә 1200 кв.м туфрак пычранган. Алынган пробаларда аналитик контроль буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре аммонийның нормадан 29 мәртәбә артыграк булуын билгеләде. Экологлар җыйган материаллар нигезендә, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы дәгъва әзерләде һәм Бөгелмә шәһәр судына җибәрде. Суд карары белән дәгъва канәгатьләндерелде. Бөгелмә муниципаль районының һәм Подгорный авыл җирлегенең башкарма комитетлары агынты суларны җирлек туфрагына чыгармыйча читкә агызуны оештырырга тиеш һәм бозылган җирләргә 6 айлык срок эчендә рекультивация үткәрергә тиеш.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International