Казанда “Химия һәм инженерлык экологиясе”- XVII Халыкара фәнни конференциясе уза

2017 елның 29 сентябре, җомга

Казанда “Химия һәм инженерлык экологиясе”- XVII Халыкара фәнни конференциясе уза
Бу көннәрдә Казанда “Химия һәм инженерлык экологиясе”- XVII Халыкара фәнни конференциясе (яшь галимнәр мәктәбе) уза. Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган чараны А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты–КАИ базасында оештырдылар. Мероприятиедә Россия һәм чит илләр югары уку йортларының укытучылары һәм студентлары катнаша.

Конференциянең беренче көнендә анда катнашучылар докладлар белән чыгыш ясады, әйләнә-тирә мохитне инженерлык яклавы, экология һәм сәнәгать куркынычсызлыгы, экологик мониторинг һәм контроль, экологик химия, техносфера иминлеге өлкәсендә фәннәрне укыту үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Бүген конференция программасы яшьләрнең фәнни проектлары конкурсы белән дәвам итте. Студентлар үзләренең фәнни эшләрен һәм идеяләрен тәкъдим итте. “Мондый дәрәҗәдәге чаралар – эш башлаучы яшь белгечләргә ниндидер яңа нәрсәләр белү өчен, укытучылар һәм профессорлар белән үз идеяләрен уртаклашу өчен, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү өчен бик яхшы мөмкинлек. Фәнни конференция конструктив сөйләшү оештыру өчен урын, тәҗрибә һәм белемнәрне уртаклашу өчен үзенчәлекле мәйданчык булып тора”, - диде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт экологик экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохиткә йогытыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Раиса Шаһидуллина.

Бүген конференция кысаларында Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү Дәүләт Фонды Федераль программасы «У.М.Н.И.К.» (Участник молодежного научно-инновационного конкурса) ярымфиналы сайлап алулары була.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International