Баулы районында “Чиста Ык” акциясен башлап җибәрделәр

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүчеләр һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Ык елгасының яр буеннан санитар-экологик маршрут ясап уздылар. Территорияне корыган агачлардан, пластик һәм пыяла шешәләрдән һәм бүтән төрле калдыклардан чистарттылар. Җыелган чүпнең гомуми күләме 550 куб.м булды. “Ык елгасы Татарстан Республикасыннан тыш Башкортостан Республикасында да агып үтә. Башкортсаннан коллегалар белән бергә без “Чиста Ык” акциясе үткәрәбез, аның кысаларында сулыкның бөтен яр буен тәртипкә китерергә планлаштырабыз. Татарстан Республикасында Ык елгасын чистартырга Азнакай, Баулы, Мөслим районнарында яшәүчеләр чыгачак”, - дип сөйләде Ык буе идарәсе белгечләре.

Быел шулай ук Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе булышлыгы белән Сулы һәм Кандыз елгаларының, Кызыл Чишмәнең һәм ике буаның ярларында табигать саклау мероприятиеләре үткәрелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International